Добавить новость

Небольшой дождь и до 23 градусов тепла ожидаются в городе 27 сентября

В Подмосковье зарегистрировали более 650 самоходных машин за неделю

Особенные дети из Курска и ЛНР станут участниками фестиваля «Золотая Осень»

Горожане почти в три раза чаще стали обращаться за видеоконсультациями к сотрудникам центров госуслуг



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ТУФАН АБЫЙ БЕЗНЕҢ АРАДА

Аның безне ташлап китүенә өч ел ярым үтте. Ә күңелнең һаман ышанып беткәне юк. Спектакльләре бер генә театрның да сәхнәсеннән төшми. Язучылар һәм театр артистлары гына түгел, гап-гади халык та, депутатлар һәм ил агалары да Туфан абый турында ул гел янәшәдә йөргән шикелле сөйләшәләр. “Туфан мондый хәлгә түзеп тормас, мөнбәрләргә чыкмый калмас иде”, - дип, һаман аны тереләй күзаллыйлар.
 
Сагындыра, әлбәттә. Ул гел җитми. Яшь язучыларны үзенең кайнар учагы янына чакыра һәм дәү, эчкерсез кочагына сыендыра, шап-шоп китереп сөя белә торган аксакаллар сирәк. Йөрәген үтәли күренә торгандай ачып, һичнинди мәкерсез сөйләшүче, үксез-юксылларны яклый белүче әйдәманнар, депутатлар, җитәкчеләр җитми. Туфан абыйны алыштырырдай драматург та, депутат та, җәмәгать эшлеклесе дә һаман табылмады. Берүзе көе дә йөзне алыштырган, Туфан абый йөзәү булган икән! Тууына 80 ел тулган көннәрдә биг­рәк аяндык, бигрәк ачындык бит!
 
Аллаһка мең шөкер, юбилей тантаналарын матур үткәрделәр. Сиксән еллыгы нәкъ аның туган көнендә, 25 август иртәсендә, Татар Бистәсе зиратында каберенә чәчәкләр салудан башланып киткән иде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да, берничә депутат, театр җитәкчеләре, дистәләгән язучы һәм артист, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә ханым, кызы Әлфия, онык­лары Данияр белән Диләрә – һәммәсе дә килде. Берничә минутлык искә алудан соң, махсус автобус­ларга утырышып, Туфан абыйның туган ягы – Кама Тамагы районына киттек. Әле үзе исән чагында ук Туфан абый район үзәгендә нарат бүрәнәләрдән матур гына музей салырга, ихатасына үзе өчен газиз ядкәр булган арба-чаналарны туплап куярга да өлгергән. Менә шушы музей ихатасында сынчы Венера Абдуллина ясаган бюстны ачу тантанасы булды. Аннары Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры, Түбән Каманың инде Туфан Миңнуллин исемен алырга өлгергән дәүләт театры әдипнең туган авылы Олы Мәрәтхуҗада драматургның әсәрләрен сәхнәдә күрсәтте.
 
5 октябрьдә Камал театры сәхнәсендә “Гөргери кияүләре” исемле спектакль белән Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган декаданы башлап җибәрделәр. Алдагы көннәрдә спектакльләр Г.Камал һәм К.Тинчурин исемнәрендәге театрларның сәхнәсендә барды. Гаҗәеп хәл: атаклы драматургның әсәрләрен үзебездәге Казан, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Әтнә генә түгел, Уфа, Эстәрлетамак, Туймазы, Оренбург театрлары да Казан сәхнәләренә алып килгән. Мари Иле Республикасыннан килгән артистларның үзебезгә биг­рәкләр дә газиз “Әлдермештән Әлмәндәр”не саф мари телендә уйнап чыгуы күңелебезгә олы шифа булды. 15 спектакльне тәшкил иткән юбилей декадасы 11 октябрьдә йомгаклау кичәсе белән тәмамланды. Кичәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, халык шагыйре Разил Вәлиев, Туфан абыйның сабакташлары – атаклы щепкинчыларның, хатыны Нәҗибә ханым белән кызы Әлфиянең, шулай ук дистәләгән артист чыгышлары, спектакльләр буенча куелган күренешләр – һәммәсе олуг замандашыбызны сагыну хисләре белән сугарылды.
 
16 октябрь көнне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры бинасында атаклы драматургка багышланган бюст ачу тантанасы һәм искә алу кичәсе юбилейның соңгы аккордлары шикелле яңгырады. Ул кичтә чыгыш ясаучы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама хакиме Айдар Метшин, Уфа каласының М.Га­фури исемендәге Академия театры, Казанның – Г.Камал исемендәге, шулай ук Минзәлә театры артистларының уеннары, билгеле ки, Туфан абый рухына, аның үлмәс иҗатына зур мәдхия иде. Тагын бер сөенеч: шул сәхнәдә Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Туфан Миңнуллин исемендәге премияне аның беренче лауреаты – драматург Мансур Гыйләҗевка тапшыру тантанасы да үткәрелде.
 
Туфан абыйны сагынулар, өзгәләнеп искә алу-юксынулар югарыда саналган чаралар белән генә тәмамланмас, озак еллар дәвам итәр әле. Уйларда һәм йөрәктә күмәк хыял яши – талантларны санлый белгән халык кына бөек милләт булып саналырга хаклы. Безгә терсәк тешли-тешли үкенгәнче, арабыз­да исән көе милләт өчен янучы талантларның кадерен белергә өйрәнәсе иде.
 
Вахит ИМАМОВ.
 
 
.Премия тапшыру.
 
.Кама Тамагында бюст ачу тантанасы.
 
.Туфанның сабакташлары – щепкинчылар.
 
.Түбән Кама театрында бюст ачкач.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Γидpοпοтeнциaлa Ροccии xвaтит, чтοбы дοгнaть и пepeгнaть пο κοличecтву ΓЭϹ Ƃpaɜилию и Εвpοпу – Χмapин

Вернувшийся на Первый канал Познер, Кожевникова в оверсайз, Зацепин с семьей: показ фильма «Агент на уикенд»

Фотограф из Санкт-Петербурга победила во Всероссийском конкурсе «Мы верим твердо в героев спорта»

Британцы, американцы и канадцы едут в Россию после слов Путина. Вот как они это объясняют

Музыкальные новости

ТАСС: Лавров прибыл в Нью-Йорк на Генассамблею ООН

Желдорреммаш определил лучших работников локомотиворемонтных заводов 2024 года

На станции метро "Достоевская" в Петербурге открылся продуктовый магазин

«В ближайшие регионы»: Собянин анонсировал продление МЦД до четырёх областей

Новости России

Глава Балашихи Юров: огнеборцы потушили все три лесных пожара 27 сентября

В Музее Победы прошла церемония награждения молодежной программы «Нахимовская ленточка»

Финский дипломат оценил возможность улучшения отношений Москвы и Хельсинки

Бывший вратарь "Краснодара" Сафонов не попадёт на сборы в Россию из-за долга по алиментам

Экология в России и мире

Новосибирские хирурги провели сложную операцию по удалению опухоли позвоночника

Пластический хирург Александр Вдовин: как избавиться от мешков под глазами

Российская мода на «Текстильлегпром»

Съел бутерброд или мороженое на улице и добро пожаловать в кутузку за штрафом в 52 000 рублей: туристов предупредили о малоизвестном правиле в популярном городе

Спорт в России и мире

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Пекине

«Теннисистки заслуживают зарабатывать на равных с мужчинами». Веснина выступила за соразмерные призовые

Янник Синнер не приедет на турнир ATP-500 в Вену

Эйсинг-777 // Марин Чилич стал самым низкорейтинговым чемпионом турнира АТР

Moscow.media

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

На Неву вернулся один из первых речных трамвайчиков Петербурга

Black panties

Для ремонта дорог в Петербурге в 2025 году ищут подрядчиков











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Сафонов попал в заявку ПСЖ на матч чемпионата Франции с «Ренном»

Мэр Москвы Собянин заявил, что МЦД продлят в Тульскую область

В Северной Осетии рассказали о росте числа туристов за первое полугодие

Вице-мэр Ракова: В Москве стартуют празднования Дня СПО с концертами и профориентацинными мастер-классами