Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балалар һәр чак ата-аналарын көтәләр-Фотолар

Ата-ана йорты якынрак булса да

“Акчарлак” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютның капкасын ачып кергәндә хезмәткәрләрнең берсе нәниләрне таганда атындыра иде. “Апа сәлам”,-дип хор белән каршы алды алар безне. Биредә нинди генә шартлар булдырырга теләсәләр дә, балалар барыбер ата-аналарын көтәләр.

Югары Тегермәнлек авылындагы балалар йорты  2004 елда ачыла. Бүгенге көндәге эшчәнлеге турында директор Илгизәр Шакировның сөйләвен үтендек.

-Безнең приютта  тормышлары авыр хәлдә калган балалар яши. Егерме дүрт тәрбияләнүченең ундүрте безнең районныкылар, җидесе Чистай, икесе Кайбыч, тагын икесе Биектау районыннан. Алар тулысынча дәүләт тәэминатында яшиләр. Безнең төп бурычыбыз-бала шәхесе үстерү, физик һәи психологик яктан сәламәтлеген ныгыту, иҗади хезмәте өчен шартлар тудыру. Безнең тарафтан аларга педагогик, хокук, психологик, медицина һәм башка социаль ярдәм күрсәтелә. Өч тапкыр ашату оештырылган, балалар каралган, сау-сәламәтләр. Һәрберсе өчен шәхси программа төзелгән. Килеп кергән вакытта авырырак булса да, приют тормышына тиз ияләшәләр. Балалар ямансуларга ирек бирмиләр, бер-берсе, бүлмәләр белән таныштыра башлыйлар. Унҗиде бала мәктәптә укый, берсе коррекцион класста, бишесе беренче сыйныфка керделәр. Гаиләдәге бала ике сәгатьтән соң өенә кайтып китә, ә безнекеләр приютка. Яхшы билге алсалар, шатлыкларын  безнең белән уртаклашалар. Алар өчен алты түгәрәк эшләп килә-“Фантазерлар”, “Кәгазь дөньясы”, “Оста куллар”, спорт һәм башкалар. Күптән түгел Болгар, Биләргә экскурсиягә бардылар, ике тапкыр Чистайда “Раздолье” балалар лагеренда ял итеп кайттылар. Быел кабат ремонт ясадык. Биредә балаларга яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, һәр җирдә тәртип, чисталык. Киемнәр сатып алу өчен хөкүмәттән тыш, спонсорлар ярдәм итә. Үзебезнең хәериячеләребез бар. Быел мәктәпкә барысы да яңа формалардан укырга киттеләр.  Һәркайсының өчәр пар аяк киемнәре бар. Канцтоварлар белән тәэмин итүне әйтеп тә торасы юк, алары һәр көн кирәк.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Таңсылу Минһаҗева.

Рамил Имамов фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus