Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион турнир узды. Бил алыш 3 келәмдә барды. Әлеге турнирда Зәйдән ике командада 12 көрәшче үзен сынады. Үз үлчәү авырлыгында Динар Кәримов - көмеш, Сергей Павлик бронза медальгә лаек булды. Зәй командасы 55 команда арасында 14 урында.