«Ак чәчәкләр» романы басылуга 50 ел тулу уңаеннан, «Яңа Гасыр» каналы телевизион фильм төшергән иде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында, аны зәйлеләргә 27 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда күрергә мөмкин булачак. Мондый форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.