Әлмәттә 156 юл һәлакәте булган, 3 кеше үлгән
Соңгы атналарда яуган яңгыр һәм юеш кар юлда йөрүчеләрне шактый сынады.
Ике атна эчендә Әлмәт районында барлыгы 156 вак юл һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда машиналарга әллә ни зыян килмәгән һәм үлем-китем очраклары да юк. Көчле 15 авариядә исә 16 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юеш һава торышында шоферларга аеруча сак йөрергә киңәш итә.