Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: "Әниле вакытка кайтып киләсе килә"

Яшь барган, олыгайган саен, әни искә төшә.Үзем әни булгач, төннәр буе бала күтәреп йөргәндә бер аңладым әнинең кадерен.
 
Арабыздан киткәненә – 12 ел, көннән-көн күңелемә ныграк җитмәгәнен тоям. Менә хәзер дә эштән арып кайтып тәрәзә янында уйланып утырам. Шәһәр бит... Тыз-быз машиналар чаба. Бөтен кеше каядыр ашкына, яшәргә тырыша. Арып киттемме соң тормыш өчен көрәшеп... Күзне йомасы да бер генә көнгә авылга, бала чагыма, әни янына – әниле вакытка кайтып киләсе килә...
 
Газ кермәгән иде әле ул вакытта авылга. Иртән колхоз радиосы кычкырып җибәргәнгә «дерт» итеп уянып китә идек. Салкын идәннәр... Юрганны өскә каплап, аяк очына гына басып, алгы якка чыгасың. Анда җылы була, чатыр-чотыр килеп мич яна, әни коймак пешерә. Зур табада калын булып пешкән, чәчкә таҗлары кебек бер-берсенә ябышкан коймаклар. Аларны әни өстәлгә җәйгән шадра сөлгегә өеп куя да, канат очына гына каз мае тидереп, майлап чыга иде. Биек, әллә ничә төскә буялган, уртасы тишек агач урындык бар иде бездә. Шул урындыкка теге юрган белән бергә аякларны күтәреп менеп утырасың.Үләннәр кушып пешерелгән чәйне теге коймак белән, кура җиләге кайнатмасы белән пешә-пешә эчәсең. Бармак арасыннан коймакның мае агып чыга...
 
Аннан градусникны карыйсың да салкын икән бүген, мәктәпкә бармасаң да ярый, дип, әтинең киез итеген, битне кычыттыра торган шарфны, сарык йоныннан бәйләнгән бияләй-башлыкларны киеп, уйнарга чыгып китәсең. Бер проблема юк. Бөтен эш сыерга су бирүдән дә  кар көрәүдән гыйбарәт. Уйнап арырга да, өшергә дә өлгермисең , әни инде эштән кайта. Димәк, тагын берәр тәмле нәрсә пешерәчәк...
 
Ипотека, кредит түлисе дә, балага куртка аласы да, мең төрле проблема чишәсе дә, ашарга пешерәсе дә, керләр юасы да юк. Эх, бер генә көн әни янына кайтып килергә...
Идәнгә утырып, аягын кочаклап акырып елыйсы килә. Чәчемнән сыйпасын, коймак белән чәй эчерсен иде ул. Сырган юрганга төренеп урындыкта утырасым килә... Арыдым мин, җәмәгать...
 
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
 
 
http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus