23 - 25 октябрьдә республика юлларында кеше үлемнәре белән бәйле өч юл һәлакәте теркәлгән. Минзәләдә “Керү тыела” дип язылган кисәтүгә игътибар бирмичә, җәяүлеләр йөри торган күпергә кергән машина йөртүче упкынга төшә, Буа районында исә тизлек режимын арттырган машина йөртүче ике пассажиры белән елгага төшә, ә Минделеев районында тизлек режимын контрольдә тотмаган йөртүче юлны тиешле урыннан чыкмаган җәяүлене бәрдерә. Шул рәвешле өч көн эчендә биш кешенең гомере өзелә. Юл иминлеге инспекторлары кагыйдәләрне төгәл үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен искәртеп, юлларда һәр билгегә игътибарлы булырга кирәклекне искәртә.