Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәктәп балалры "Авыл офыклары" редакциясендә кунакта булдылар-Фотолар

Бу  көнем бик истәлекле булды. Дәресләрдән соң сыйныф җитәкчебез белән Балык Бистәсенә чыгып киттек. 

Юлда барганда, табигатьнең гүзәллегенә сокландык. Кая карама, яшелле-сарылы агачлар. Юлның ике ягында нечкә билле каеннар белән мәңге яшел чыршылар үсеп утыра. Көз көне табигать  аеруча матур. Әйтерсең, рәссам килеп табигатьне буяп куйган. Юк... Моның булуы мөмкин түгел. Чөнки табигать күренешләрен кеше үзе ясый алмый.

Балык Бистәсенә килгәч, “Авыл офыклары” газетасы чыга торган редакциягә бардык. Безнең өчен бу бик кызык иде. Безне көләч йөзле, киң күңелле абый-апалар каршы алды. Бина эчендә бүлмәләр бик күп.

Иң беренче газетаның баш мөхәррире Вазыйх абый Фатыйхов белән очраштык. Ул безгә төрле кызыклы хәлләр сөйләде, журналист һөнәренең серләрен ачты. Редакциянең башка бүлмәләрендә утыручы абый-апалар да безне бик җылы каршы алдылар, үз вазифалары турында сөйләделәр. Гөлназ апа Зарипова  редакция буйлап сәяхәттә йөртте. Журналист  һөнәренең нечкәлекләрен аңлатып, ничек язарга өйрәтте. Ә Фәрвәз апа Каюмова -  безнең  Күгәрчен авылы кызы. Һәр мәкалә, һәр язманың өтер-ноктасы өчен җаваплы ул.

Соңыннан  редакциядә тәмле торт белән  чәй эчтек. Саубуллашып  чыккач, күтәренке күңел белән кайтып киттек. Зифа ак каеннар, яшел чыршылар безгә  тагын да назлырак, тагын да гүзәлрәк булып тоелдылар.

Зилә Кыямова, 6 нчы сыйныф укучысы.

Күгәрчен авылы.

Гөлназ Зарипова фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus