Зәй яшьләр эшләре идарәсенә караган “Яшьлек” клубы “Ял көне” клубы кысаларында балалар-яшүсмерләр өчен тукымага рәсем төшерү серләренә өйрәтү буенча мастер-класслар оештырды. Батик белән тукымага рәсем ясауны балалар яратып өлгерде. Алга таба биредә бу юнәлештә махсус түгәрәк оештыру турында да планлаштырыла.