Зәйнең “Тату гаилә” балалар бакчасына йөрүче физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен яшьләр эшләре идарәсе белгечләре күңелле чара оештырды. “Күңелле клоун” программасы кысаларында алар балаларга хәрәкәтчән уеннар өйрәтеп, табышмакларга бергәләп җаваплар эзләделәр. Соңыннан һәр бала матур шарлар белән бүләкләнде.