Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сез беренче укытучыгызны хәтерлисезме

Сез ничек уйлыйсыз? Кем ул “икенче әни”? Җавабы бик гади-ул безнең беренче укытучыбыз. Безгә ул “яңа дөнья” ачты, холкыбызны тәрбияләде.

Нәрсә “яхшы”, нәрсә “начар” икәнен аңлатты. 2015 елда бик күп бала беренче сыйныфка аяк басты. Уйлап карасак, күпме баланың икенче әнисе барлыкка килде. Башлангыч сыйныфның дүрт елы балаларның йөрәгендә  бәхетле мизгелләр булып сакланып кала.

Беренче укытучымны мин беркайчан да онытмыйм. Аның тырышлыгы белән мин үз фикеремне әйтергә, барысын да ахырына кадәр эшләп, максатыма ирешергә өйрәндем. Елена Вячеславовна минем идеалым булды. Акыллы хатын-кыз булуы өстенә ул баръяктан да гүзәл кеше. Бала чакта, мин Елена Вячеславовна кебек булырга телим, дия идем. Бишенче сыйныфка күчкәч шулкадәр сагындым, тәнәфес саен аның янына йөгердем. Мондый хисләрне барыбыз да кичерә торгандыр, дип уйлыйм.

“Сез беренче укытучыгызны хәтерлисезме? Хәзер сезнең өчен ул әһәмиятлеме?”-дигән сорау белән район башлыгы Илһам Валеевка мөрәҗәгать иттем.

-Беренче укытучыбызны бик яраттык, аңа охшарга тырыша идек. Аның тормыш иптәше моряк, март аенда китеп, ноябрьдә генә кайта иде. Укытучыбызга бакча казышырга, йорт эшләрендә булыштык. Авырый башлагач чана белән тартып мәктәпкә алып килә идек. Безнең өчен ул бик кадерле кеше булды,-диде ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков болай дип җавап бирде:

"Безнең беренче укытучыбыз ир кеше иде. Барыбыз өчен дә авторитет булды, нәрсә әйтсә шуны үтәдек. Лаеклы ир-егет буларак безгә үрнәк булды. Ул безгә яңа белемнәр бүләк итте. Без аны хөрмәт итә идек”.

Яшьләр, спорт һәм туризмы бүлеге җитәкчесе Наталья Хәмидуллинага да шул ук сорауны бирдем.

-Балачакта истә калган иң күңелле мизгел-беренче укытучым белән танышу. Безгә яңа белемнәр биргән искиткеч кеше. Ул безнең икенче әниебез булды. Авыр хәлләрдә безнең таянычыбыз иде, һәрчак безнең өчен кайгыртты. Шуның өчен дә без аңа бик рәхмәтле.

Сорауны йомгаклап балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары Владимир Баницын болай диде:

“Безнең һәрберебез беренче укытучысын онытмыйдыр, мөгаен. Ул яңа ачыш, яңа дөнья иде. Укырга, язарга, дус-тату булырга, сыйныфташларыбызның уңышларына сөенергә өйрәтү өчен күпме көч куйды ул! Күпме яңалык, кызык дәресләрне без еш искә алабыз!”

Безнең икенче әниләребезгә саулык, бәхет, авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, яхшы укучылар телисем килә.

Алия Хәбибуллина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus