Язучыны зурлап
Зәй үзәк китапханәсендә рус шагыйре Сергей Есенин тууның 120 еллыгы уңаеннан “Җырга багышланган гомер” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа 3нче мәктәпнең X сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче Людмила Крылова шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бәян итте. Кичәдә аның шигырьләре укылды, фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Укучыларга язучы иҗаты буенча оештырылган күргәзмә янында әңгәмә дә оештырылды.