Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада Яңа елга әзерлек башланды

Узган елдагы кебек үк чыршылар өч мәйданчыкта: Ленин мәйданында, мәдәният сарае каршында һәм 4 нче микрорайонда куелачак.

Шәһәрдә Яңа 2016 елны каршылау чараларын  әзерләү һәм үткәрү эшләре буенча оештыру комитеты үзенең эшен башлап җибәрде.

Берничә дистә кешедән торган бу комитетның рәисе – райбашкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов бу чәршәмбедә район Советы бинасының зур залында утырыш җыйды. Шәһәр-район халкына, килгән кунакларга мавыктыргыч, истә калырлык мизгелләр бүләк итүче Яңа елны каршылау тантанасын әзерләү – бик мәшәкатьле һәм җитди эш. Алдан ук җентекләп һәр адымны планлаштырудан башка мөмкин түгел, шуңа күрә һәр аерым әзерлек эше, үткәреләсе чаралар өчен кем җавап бирә һәм кем үтәлешен тикшерә, шулар ачыкланды. Мәсәлән, “Кышкы күңел ачулар” мәйданчыгы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Александр Крылов, райбашкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Азат Нәдершин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Дәүләтшинга йөкләнгән, биредәге эш барышын тикшерү райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов карамагында. Гомумән, мәгариф, мәдәният, спорт, төзелеш, торак хуҗалыгы, тәртип саклау, иҗтимагый оешмалар – барысы да Яңа елга әзерлеккә үз өлешен кертәчәк.  

– 1 декабрьдән шәһәр Яңа ел рухы белән яшәргә тиеш, – дип белдерде Роман Исланов.

Бәйрәмне каршылауга әзерлек эшләре турында карар проектыннан билгеле булганча, бәйрәм Чыршысы янында төп чаралар шәһәрдә өч урында:  Ленин мәйданында, 4 нче микрорайонда һәм мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта куелачак.  Мәдәният сарае мәйданчыгы чын урман гүзәлен көтә. Утырышта катнашучылар фикеренчә, чыршыларның нигезен урнаштырырга, урыны әзер булганнан соң гына, чыршыны кайтару хәстәрен күрергә кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка оешмалар өчен Яңа елның төп атрибутын урман хуҗалыгы хезмәткәрләре сайлап ала, моның өчен алдан гариза бирергә кирәк.

Безнең илдә гадәтигә әйләнгән Иске елны каршылауны да искә алсак, бәйрәм чаралары 16 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр булыр, дип көтелә. Елдагыча, бәйрәм алдыннан күп кенә конкурслар планлаштырыла. “Яңа ел Алабугасы”, “Кама буе Кар кызы”, мәгариф оешмалары арасында кардан ясалган иң яхшы сынга, предприятие һәм оешмалар арасында һәм авыл җирлекләрендә иң яхшы бизәлешкә конкурсларга өстәп, быел тагын бер бәйге игълан итәргә булдылар. Җәмәгать үзидарәләре үз территорияләренең бәйрәмчә бизәлеше буенча конкурста катнашачак. Шунысын әйтергә кирәк, бюджет акчалары Яңа ел бүләкләренә генә тотыла. Бәйрәм чараларын оештыруга чыгымнар белән спонсорлар булышыр, дип ниятлиләр.

Шәһәр мәгариф бүлеге башлыгы Ривал Зарипов сүзләренә караганда, мәктәп укучыларының кышкы каникулы 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Үткән ел балалар Ленин мәйданында тау шуып, лабиринтта уйнап, рәхәтләнеп истәлеккә фотога төште. Быел да күңелле ял көтә алар. Кышкы саф һавада таудан шуып, бозда тимераякта йөрүгә ни җитә! Кар тавы, бозы гына булсын.

Кар дигәннән, бәйрәм мәйданчыкларыннан карны 10 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр даими чистартып торырга туры киләчәк.  Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм вакытында сәүдә, тәртип саклау эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре дә читтә калмады.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus