Тагын мәк саламы белән тоткарлаганнар, тагын әлмәтле!
Бу юлы Әлмәт полиция хезмәткәрләре 30 яшьлек шәһәрдәшебезне 2,795 г мәк саламы экстраты белән тоткарлаганнар. Егет инде бер тапкыр суд хөкеменә тартылган булган...
Ведомствадан тыш бүлек экипажы Промышленная урамы буенча патрульлек иткән вакытта сәер егетне күреп алалар. Тик соңгысы тиз арада подъездга кереп югалырга ашыга. Шуның белән полиция хезмәткәрләренең шиген арттыра гына. Нәтиҗәдә егетнең кесәсеннән мәк саламы эстраты табыла. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.