Тоткарлау группасының төгәл эшләве нәтиҗәсендә, шактый яхшы коралланган Альберт каршылык күрсәтергә дә өлгерми. Аннан тавышсыз ату җайланмалы ике ПМ пистолеты, ата торган ясалма ручка, ясалма кул гранатасы алына. Шулай ук йорт янәшәсендәге мунчада яшерен яшәү урыны тап булалар. Анда да ике шартлату җайланмасы, төрле калибрдагы 170 тән артык патрон, Галиев исеменә документлар, Татарстанда яшәүчеләрнең исемнәре,телефон номерлары язылган кәгазләр табыла.
Алберт Галиев сорау алу вакытында Доку Умаров әмере белән 2004-2005 елларда Башкортстан Республикасында, Киров һәм Уляновск өлкәләрендә өч шартлату оештыруы турында сөйли.
Федераль куркынычсызлык службасының Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча, 2005 елның июль аенда кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында “Балык Бистәсе җәмәгате” террористик төркеме чечен баскаклары лидеры Доку Умаров кушуы буенча Татарстанда һәм Идел буе федераль округының башка субъектларында электр тапшыргыч линияләрне, газ үткәргечләрне, электр подстанцияләрендә җиде шартлату оештырулары һәм биш шартлату әзерләүләре ачыклана. Бу группага Татарстанда яшәүче Вилсур Хәйруллин, Рәүф Зиннуров, Илнур Әхмәтшин керәләр. Төркемне корал белән Чечен Республикасында яшәүче Сәйд-Мохмад Дангаев һәм Лема Атуев тәэмин итәләр.
Хәйруллин белән Зиннуров “кайнар эз” дән 2005 елда ук тоткарланалар. Алар суд карары белән җинаятьчел оешмада катнашулары, терроризм, законсыз корал ясаулары һәм башка җинаятьләрдә гаепле дип танылалар, озак вакытларга ирекләреннән мәхрүм ителәләр. Әхмәтшин исә 2013 елда Россия Федерациясе дәүләт чиген законсыз үтәргә маташканда тотыла. Ул 13 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Дангаев белән Атуев та үз җәзаларын алганнар, хәзер Чечен Республикасында яшиләр.
Марсель Гарипов,
район эчке эшләр бүлегенең штаб началнигы.