Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Метшин янә Казан мэры булып сайланды

Бүген Казан ратушасында үткәрелә торган Казан каласы 3 нче чакырылыш Думасының 1 нче сессиясендә муниципаль берәмлек башлыгы - Казан мэры яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Илсур Метшин 50 депутатның 46сы катнашындагы тәүге сессиядә 40 тавыш җыеп, янә мэр булды. Аңа 3 нче чакырылыш Думасы рәисе вазифасы йөкләнде. Дума шул хакта карар кабул итте.
Искәртеп үтәбез: "Бердәм Россия" фракциясе Илсур Метшинны, "Гадел Россия" партиясе фракция җитәкчесе Рушания Билгилдиеваны, КПРФ фракция җитәкчесе Алексей Серовны шушы вазифага тәкъдим иткән иде.
 
Р. Билгилдиева белән А.Серов өчен 3әр депутат тавыш биргәнлеге игълан ителде.
 
Казан мэры буларак Илсур Рәис улы Метшин Казан үсеше бәрабәренә вазифасында намус кушканча эшләргә, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, шәһәр Уставы таләпләрен үтәргә, шәһәрнең күп милләтле халкы мәнфәгатьләрен, кешеләр һәм гражданнар хокукларын якларга якларга ант итте, аңа мэр билгесе тапшырылды. Яңа формалашып килгән шәһәр Думасының тәүге сессиясендә катнашкан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан һәм аның башкаласы, тулаем ил үсеше өчен алып барыла торган эшләрне арттыруда уңышлы эшчәнлек теләде.
 
"Тавыш бирү вакытында депутатларның бердәмлек күрсәтүе Казан җитәкчелегенең алга таба эшчәнлеге нигезе булып тора. Сезнең мөмкинлекләрегез-куәтегез зур, күп нәрсә эшләрлегегез бар. Сез алдагы срокка үзегезгә олы йөкләмә алдыгыз. Татарстанлылар яңа үрләр яулавыгызны көтә", - дип Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймимев тантанада.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus