Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Корбан әдәпләре һәм мөһим искәрмәләр

-  Корбан чалырга ниятләгән кеше Гает көнне ураза тотарга тиеш түгел;

-  Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны кичерә (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса). Пәйгамбәребез с.г.в. Корбан һәм Ураза гаете, әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеының 11, 12, 13) көннәрендә ураза тотуны тыйды;

-  Гает намазына тәкъбир әйтеп баралар;

-  Бәйрәм көндә гөселләнеп, чиста киемнәр кию кирәк;

-  Ир-атлар өчен гает намазы вәҗеб;

-  Гает намазына чаклы ашамый торырга кирәк;

-  Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы.

Мөһим искәрмәләр

 - Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмен хәер тарату белән алыштырырга ярамый. Хәер тарату корбан чалуны алыштыра алмый. “Аллаһ хакына намаз кыл һәм корбан китер”, дигән аятьтә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел;

- Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1 дән 7 гә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте Корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала;

- Пәйгамбәребезнең  хәдисләрендә корбан хайванның сөякләрен һәм ашарга ярамаган башка әгъзаларын кая кую буенча аерым күрсәтмәләр юк. Бу корбан чалдыручының үз ихтыярында;

- Корбан чалган  вакытта хуҗаның булуы мәҗбүри түгел, шулай да булуы яхшы;

-  Корбанны башка кешедән чалдырырга ярый;

-  Корбан чалуны үтәүче Корбан чалучы исеменнән ниятләргә тиеш, корбан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш һәм аңа Корбан өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел;

-  Әгәр дә мәрхүмнең балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым, яки сыер корбанына кушылган вакытта аны араларына алып корбан чалсалар, бу гөнаһ түгел, ә сәваплы эш кылган булырлар;

-  Корбан чалганнан соң мәҗлес җыю шарт түгел.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Якынлашып килүче Корбан бәйрәме мөбарәк булсын. Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. Амин!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus