Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Анастасия шундый игелекле кешеләргә эләгүе белән бәхетле

Һәр минут саен дөньяда берничә кешедә гаиләгә бала алу теләге туа икән. Әмма бик сирәкләр генә асрамага бала алырга җөръәт итә.
Корноуховода яшәүче ирле-хатынлы Закировлар үз балалары үсеп буй җиткергәч, балалар йортыннан бала алалар. Өчесенә дә югары белем биргәннәр. Олы уллары Рамил Түбән Кама шәһәрендә табиб булып эшли. Рамилә бер фирмада бухгалтер. Рания эшләп аспирантурада укый.
 
Кече кызлары Рания Казан Федераль университетының психология һәм мәгариф институтына укырга киткәч йортлары бөтенләй бушап калгандай була. Алар тагын бер баланы бәхетле итәргә, мәхәббәт һәм назларын бүләк итәргә карар кылалар. Башта бу хакта үз балаларына әйтәләр. Алар каршы килмиләр әлбәттә, әмма башта яхшылап уйларга киңәш итәләр. Рафаэль һәм Нурсинә карарларының дөреслегенә шикләнмәсәләр дә, кыенлыклар туачагын яхшы аңлыйлар. Тормышта төрле хәлләр була бит. Приюттан гаиләгә килү бала өчен дә психологик стресс.
 
Чистай приютында Закировларга ятим калган ун яшьлек Анастасияне алырга тәкъдим итәләр. Кара чәчле матур кызчык аларга бер күрүдә ошый. 
–Без Анастсиягә башта гаиләбездә берәр ай яшәп торырга тәкъдим иттек. Ул ризалык бирде. Ә ун көннән: “Минем приютка кайтасым килми, сездә калыйм әле”,–диде. Балаларыбыз да кабул иттеләр үзен. Аеруча Рания белән дуслаштылар. Мәктәп янәшәдә генә, тиздән яңа дуслар да тапты. Хәзер Анастасия Казан медицина колледжының 3 курсында укый. Апасында яши, ялларга бергәләп кайталар,–дип сөйләделәр Рафаэль һәм Нурсинә Закировлар.
 
–Алардан да якынрак кешеләрем юк минем. Әти беренче көннән үк “кызым” дип дәшә башлады. Бу минем гаилә, минем әти-әнием. Алар белән бик рәхәт миңа,–ди Анастасия. Әңгәмә вакытында аның йөзеннән елмаю китмәде. Язмышның бу гаилә белән очраштыруына чиксез бәхетле ул.
 
Тулырак материалны газетабыздан укый аласыз.
 
Таңсылу Минһаҗева.
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus