Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тавык

Тавык кыздыру. Табада кыздыру өчен чебеш яисә кечерәк яшь тавык әйбәт.

Чистарткач, урталай яралар, тиреле ягыннан тукмак белән яссыланганчы суккалыйлар, ике ягына да тоз, борыч сибеп ышкыйлар, 1-2 сәгать салкында тоталар. Аннары кызу майлы табада, әйләндерә-әйләндерә, 35-45 минут кыздыралар. Җылы килеш табынга бирәләр.

1 өлешкә: 100-120 г пешкән тавык, 30 г башлы суган, 25 г май, кирәгенчә тәмләткечләр.

Каймаклы тавык

Югарыда әйтелгәнчә өлешләп кыздырган тавык итен кәстрүлгә салып, бераз гына шулпа, вак итеп тураган кишер, суган, тоз, борыч, каймак өстәп, 10-15 минут кайнатып алалар.
Каймаклы тавыкны табынга яшелчәләр белән бирәләр.

1 өлешкә: 150 г тавык, 20 г башлы суган, 15-20 г май, 50-75 г каймак, тоз, борыч - кирәгенчә.

Томалап пешергән тавык

Чистартып юган тавыкны турап, майлы табада һәр ягын кыздырып алалар да, кәстрүлгә тезеп, өстенә эре итеп телемләп тураган бәрәңге, кишер, боҗралап суган турап салалар, тоз, борыч сибәләр, тавык шулпасы яки каймак өстиләр. Аннары кәстрүлне яхшылап ябып, сүрән ут өстендә әзер булганчы томалап пешерәләр.

1 өлешкә: 100 г томалап пешерелгән тавык, 150 г бәрәңге, 10 г сары май, 10 г суган, 10 г кишер, тоз, борыч.

Бәрәңге белән парландырылган тавык

Чистартып юган тавыкны салкын суга салып бөтен килеш пешерәләр.
Әрчеп юган бәрәңгене урталай ярып аерым савытта пешерәләр дә, майлы табага тезеп, өстенә тураган тавык итен салып һәм тавык шулпасында ясаган яшелчә соусы сибеп, табаның өстен каплап плитәдә яки духовкада (мичтә) ярты сәгать сүрән утта парландыралар. Томалап парландырылган тавыкны табынга табасы белән куялар һәм тәлинкәләргә салалар.
Үрдәк һәм күркәне дә шулай парландыралар.

1 өлешкә: 100г пешкән тавык ите, 35 г суган, 35 г кишер, 150 г пешкән бәрәңге, 30 г тавык шулпасы, 10 г сары май, тоз, борыч.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus