Кечкенә баланы мыскыллаган ир-атны хөкем иттеләр
Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләр, 59 яшьлек Николай Мельникка карата хөкем карары чыгарырга җитәрлек дип табылган.
Суд тарафынанн ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 3 нче бүлек "а" пункты (балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу), 132 нче маддәсе 4 нче бүлекнең "б" пункты буенча (14 яше тулмаган кешегә карата, көч кулланып, җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) гаепле, дип табылды.
Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2014 елның 11 июнендә Мельник көпә-көндез Казанда 15 яшьлек укучы кызның артыннан эләктереп ала һәм җенси характердагы гамәлләр кыла башлый. Зыян күрүче кычкыра һәм каршылык күрсәтә башлагач, куркуга калган Мельник җинаять урыныннан качып китә.
Моннан тыш 2014 елның көзендә әлеге ир-ат танышының фатирында кунакта вакытта, өйдә үзләре генә калудан файдаланып, 5 яшьлек кызга башта суга, аннары җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Баланы куркытып, берәүгә дә бу хакта сөйләмәскә куша.
Николай Мельник 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48885