Лениногорскиның алты авылында яңа башлык сайланды
Ике авыл җирлеге турында яздык инде: Шөгердә Радик Нәҗип улы Гафиятуллин, Зәй-Каратайда –Миләүшә Идиятова сайланды.
Зеленая Рощада – Потапов Артемий Алексеевич, ул элек башлыкның урынбасары булып торган.
Куакбашта – Әхмәтҗанова Рушания Рафик кызы, ул да урынбасар иде.
Писмән авыл җирлеге башлыгы итеп – Насретдинов Рамис Вазыйх улы сайланды, “Уют” ТСЖ сы җитәкчесе булган.
Яңа Чыршылыда – Җиһаншин Шамил Абдулхак улы, ул да элек урынбасар булып торган.