Яңа уку елыннан музей үзендә оешкан түгәрәкләр эшен кабат яңартты. Музей түгәрәге берләшмәсе программасы балаларның гармонияле үсешенә, аларның җәмгыятькә яраклаша белүенә исәп тотып төзелә. Аларны төзегәндә балаларның теләге, кызыксынулары да игътибарга алына. 1нче мәктәпнең IV “А” сыйныфында укучылар чираттагы дәрестә аквагрим буенча мастер-класста катнашып, рәсем сайлау, аны төшерү серләренә өйрәнделәр. Гаҗәпләндергәне шул, балалар моңа бик тиз төшенеп, инде төрле персонажлар ясап та күрсәттеләр.
Тагын бер түгәрәгебезнең исеме “Оберег” дип атала. Бу иҗади остаханәдә балалар борынгы һәм хәзерге һөнәрчелек нигезләре белән таныша һм шулар нигезендә көнкүреш предметлары яки театр реквизитлары ясарга өйрәнә. Иҗади шөгыльләрдән тыш, балаларга театр уйнау осталыгына өйрәтү дәресләре бирү дә карала. Димәк, киләчәктә алар тамашаларны караучы гына түгел, аларда турыдан-туры катнашучы да була. Без музейда балаларга салган нигезләр мәктәптә генә түгел, киләчәк тормышта да бик кирәк булачак.
Светлана Долгова.