Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы оештырыла

2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.

Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча кимендә бер ел эш стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Иң яхшы ветеринария табибы»;

- «Иң яхшы зоотехник»;

- «Иң яхшы агроном»;

- «Иң яхшы механизатор»;

- «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор»;

- «Иң яхшы бозау караучы»;

- «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;

- «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».

Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча. Җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар белән, чит илгә һөнәри стажировка һәм 1, 2, 3нче урыннар 10, 8, 6 мең сум күләмендә сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында дипломнар һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк. Яшь зәйлеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus