Мин дә алып карадым, бик тәмле икән. Хәзер шунда җитештерелгән сөтне генә алам”,–ди берсе. Районыбыз халкын тәмле ризыклар белән тәэмин итүче уңган кешеләрнең хезмәте белән танышу теләге туды һәм Олы Елга авылына юл алдым.
“Заман белән бергә атлыйбыз, һәр эш автоматлаштырылган”
Олы Елга авылында безне КФХ “Исмагилов” җитәкчесе Минзөфәр абый каршы алды. Заводта эш барышы белән танышу өчен фермерның производство бинасына уздык.
Заводка килеп керү белән тәртип, чисталык күзгә бәрелеп тора. Сул якта электрон үлчәү куелган. Тапшырылган сөтне ул төп-төгәл, гадел үлчи икән. Аннан түрдәрәк лаборатория бүлмәсе. Монда килгән сөтнең сыйфатын тикшерәләр. “Җәй айларында унсигез, хәзер унбиш тонналап сөт кабул итәбез. Кулланучыларга сатудан калган биш тоннасыннан сөт ризыклары җитештерәбез”,– диде җитәкче Минзөфәр Исмәгыйлов. Иң кыйммәте–17 сум 50 тиен, иң арзаны–14. Ә шәхси хуҗалыклардан 13 сумнан сөтне кабул итәләр алар. “Шәхси хуҗалыклар белән эшләве авыррак. Четерекле мәсьәләләр дә килеп чыкканы бар. Кайберләре сөткә су кушып китереп, сыйфатын киметәләр”,–дип әйтеп куйды җитәкче. Бина буйлап танышуыбызны дәвам иттек. Биш тонна сөтне сыйдыра алган ике суыткыч эшли. Аннан ерак түгел бер сәгатькә өч тонна сөтне пастерильләштерүче җиһаз тора. Ул 92-95 градуска кадәр җылытып бактерияләрне бетерә. Егерме секунд эчендә суына, шул ук вакыт эчендә тиешле температураны җыя ала. Бу җиһаз бөтен системаның йөрәге дип йөртелә икән. “Эшли башлагач бер җиһаз икенчесен алырга этәрә. Гомогенизатор приборын алдык. Аның аша үткән сөтне шешәләргә тутыргач, өске өлешенә каймак утырмый”,–ди Минзөфәр Исмәгыйлов. Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китәсе килә, алар пластик сөт савытларын да үзләре ясый.
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.