Зәйдә ныклап чөгендер алуга керешелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, басу-кырлардан 1008 гектарда 35280 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 350 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында уңышны иң күп алучы - “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе. Биредә күрсәткеч – 451 центнер. Чөгендерне иң күп алучы - “Зәй шикәре” агрофирмасы: 380 гектар мәйданда татлы тамыр җыеп алынган.
Шикәр заводы кагат кырларына 76671 тонна чимал кабул ителеп, аның 60627 тоннасы эшкәртелгән, 7388 тонна шикәр комы алынган. Чималның шикәрлелеге – 15,66, пычраклылыгы - 9,4 процент.