19-27 августта “Мирас” һәм “Азаль” вокаль (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина), «Улыбка» (Лидия Нестягина) һәм «Магия» (Марина Петленко) хореографик төркемнәре “Алтын Мәйдан Кырым-2015” Халыкара фестивалендә катнашып, I дәрәҗә дипломнар, Кырым республикасының Черноморск районы башлыгы С. Володко исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Мирас” һәм “Азаль” вокаль төркемнәреннән төрле номинацияләрдә Илүзә Галиуллина, Аделина Әхмәдиева - I, Миләүшә Әгъләмова, Эльвина Максимова, Алсу Хәйретдинова, Алевтина Кузьмина - II, Лиана Черенцова, Элина Топайкина, Снежанна Гербунова III дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Лидия Нестягина бию буенча ике номинациядә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.