“Зәй” спорт мәктәбе тренеры Рәисә Галимова - зәйлеләргә мәгълүм кешеләрнең берсе, ул күп еллар малай-кызларны йөзәргә өйрәтә, ярышларга әзерли. Лаеклы ялда булса да, ханым эшен яратып, аннан тәм табып башкаручылардан. Аның уңышлы чыгыш ясаучы шәкертләре шактый. Шунысы игътибарга лаек, Рәисә Галимова узган ел Чаллы физкультурачылар академиясенә читтән торып укырга керде һәм беренче курсны уңышлы гына тәмамлады. Эш тәҗрибәм булгангадыр, миңа уку җиңел бирелә, ди. Якташыбыз әнә шулай яшьләрне уздырып эшли һәм укый.