Тәтештә яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР беренчелеге узды. Анда “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем укучы үзен сынады. Үз авырлыгында Аделина Маслова (тренеры Л.М. Кәлимуллин) җиңүче булды. Илназ Латыйпов (И. А. Хуҗин) – көмеш, Александр Хисмәтуллин белән Олеся Данилова (Р.Р. Салихов) бронза медальгә лаек булды.