Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Табигатькә карап гыйбрәт алыгыз!

Изге Коръәндә табигатьтәге күп кенә гыйбрәтле күренеш-вакыйгалар искә алына. Күкләрнең һәм җирнең билгеле бер тәртиптә яралтылуы, җир йөзенең тормыш өчен яраклы хәлгә китерелүе, аның тотрыклылыгын саклый торган таулар, иген үстерү һәм йортлар салу өчен яраклы тигезлекләр, суның күктән явуы, бер үк туфракта һәм бер үк су белән тукланган хәлдә агулы һәм туклыклы, татлы һәм әче — кыйммәте төрле булган үсемлекләрнең үсүе, күкләрнең күзгә күренмәс терәкләр булмыйча хәрәкәтсез торуы, атмосфераның төрле куркынычлардан саклый торган түбә хәленә китерелүе, корабларның диңгезләргә батмыйча йөзүе, хайваннарның кешегә буйсындырылуы, кешеләр арасында көчле сөю-мәхәббәт бәйләнеше булу… Болар барысы да — Бөек Аллаһның барлыгын раслый торган ап-ачык аятьләр.

Коръәндә безгә кадәр килеп киткән халыкларның тормышыннан да гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп булганлыгы искәртелә. Муеннарыннан гөнаһка баткан халыкларның Аллаһ тарафыннан җәза бирелеп юк ителүе хакында күп кыйссалар бар. Археологик эзләнүләр бу хакта күп дәлилләр дә тапты инде…

Раббыбыз Аллаһның аятьләрен күреп, алардан сабак ала белү өчен, табигатькә гыйбрәт күзе белән карарга кирәк. Югыйсә бу дәлилләрне күрү мөмкин булмас. Аллаһы Тәгалә безгә чагыштырыр өчен күп планеталар бар итте һәм без ул планеталардан аермалы буларак Җир шарында гына тормыш өчен шартлар тудырылганын күрәбез.

Без бер кечкенә генә орлыктан да күп тонналы агачлар үсеп җитуенә шаһитлар. Ә алар бит бер тырнак очы кадәр генә орлыктан үсеп чыга. Ләкин җир йөзенең иң көчле галимнәре бергә җыелышып тырышса да, бер шундый ук тырнак очы кадәр генә, җиргә салгач шытып чыга торган орлыкны үзләре ясый алмый. Һәм моңа охшаш, Аллаһның кодрәте хакында, фикер йөртү өчен дәлилләр бик күп алар.

Коръәндә мондый аерымлыкларны аңлый белү сәләтенә ия булмаган кешеләр һәм дөрес карашсызлар хакында болай дип әйтелә:

«Күкләрдә һәм җирдә никадәр дәлилләр бар ки, алар бу дәлилләрдән йөз чөереп, үтеп йөрерләр» (Йосыф, 12/105).

Тирә-ягыбызга күз салып, фикерләп, шул барлыкны яралткан Зат — Аллаһ хакында фикерләп, Аның бөеклеген аңлап яшәргә язса иде һәрбарчаларыбызга!

Сообщение Табигатькә карап гыйбрәт алыгыз! появились сначала на Игелек.ру.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus