Презентация басуда үтте
Зәй районнының “Нива” ҖЧШ басуында “Ростсельмаш” компаниясе бөртеклеләрне суктыру һәм терлек азыгы әзерләү техникасын презентацияләде. Аңа республиканың 20 районы вәкилләре, шулай ук эре холдинглар – “Ак барс”, “Сөт иле”, “Красный Восток”, “АгроКөч-Төркем” һ.б. чакырылды. Презентация өч сәгатькә сузылып, республика һәм федераль программалар буенча яңа техника сатып алу мәсьәләләре тикшерелде.