Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эзтабарлар отряды сугышта һәлак булган Зәй кешесенең сөякләрен тапты

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршындагы“Гвардия” эзтабарлар  отряды җитәкчесе Виктор Никифоров җитәкчелегендәге делегация бу көннәрдә Тверь өлкәсе Зубцов районы  Веригино авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориаль зиратын бер якташыбызның сөякләрен күмүдә катнаштылар. Ул - Пәлчикәү авылы кешесе Петр Андреевич Боров.

Петр Андреевичның сөякләрен узган ел казу эшләре барышында Мәскәүнең “Витязь” хәрби-археологик эзтабарлар экспедициясе әгъзалары табып ала. Алар Тверь өлкәсе Зубцов районы тирәсендә казу эшләре белән шөгыльләнә. Биредә 1942 елның ноябрь-декабрь айларында 42нче укчы гвардия дивизиясе каты көнбатыш фронты сугышларында катнаша. Нәкъ шул сугыш булган урыннарны казыганда эзтабарлар зур чокырга тап була, чокыр су белән тулган, аны чистарткач, Ил-2 совет штурмовигы калдыклары килеп чыга. Ә аның астында 87 сугышчының сөякләрен була. Эзтабарлар бу урында 21 көн эшли. Сугышчыларның медальонлылары да, исемле әйберләре дә табыла, нәтиҗәдә алар һәм архив материаллары аша 16 совет сугышчысы ачыклана. Исемнәре билгеле солдатларның берсе Зәй хәрби комиссариатыннан  армияга алынган Петр Андреевич Боров булып чыга.

- Кызганыч, без әлегә Петр Андреевичның туганнарын таба алмадык. Элекке Пәлчикәү авылының инде урыны гына калган. Зәй, Әлмәт районы буенча без Боровлар нәселен эзләүне ел буе алып бардык, әлегә нәтиҗәсе юк, хәзер Түбән Кама районы буенча эзләү эшләренә керешәбез. Архив документлары буенча Петр Боров фронтка 1941 елның 27 июлендә алына. Аның 1938 елның 14 маенда туып калган Анна исемле  3 яшьлек кызын калдырып сугышка китүе мәгълүм. Анна ханымны  яисә аның балаларын бик табасыбыз, бабаларының каберен күрсәтәсебез килә. Әгәр аны белүчеләр, Боровлар нәселе турында хәбәрдар кешеләрнең яшьләр эшләре идарәсенә, шәхсән миңа хәбәр итүләрен үтенәм, - ди отряд җитәкчесе Виктор Никифоров. 

Петр Боров документлар буенча сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән булган. Хәбәрсез югалу турында мәгълүмат 1942 елда ук теркәлгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus