Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Еракларда ятып калган газиз әти

Мөхлисә апа Шәйдуллова-сугыш ятимнәренең берсе. Ватаныбызны сакларга алар гаиләсеннән әтисе Шакир һәм 17 яшьлек абыйсы Исмәгыйль Габдрахманов китә. 1941 елның көз айларында фронтка киткән ир-егетләрнең декабрьдә инде хәбәрсез югалуы турында “кара хат” та килә.


Шәһәребезнең Куйбышев урамында яшәүче Мөхлисә апа әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми:
– Әниемнең мич янында басып, әтиемнең фронттан килгән хатын кат-кат, елый-елый укыганы мәңгегә күңелемдә уелып калды. Кечкенә кәгазь кисәгенең нихәтле көчкә ия, нихәтле кыйммәтле икәнен ул чагымда аңлап җиткермәгәнмен. Әнием аның бердәнбер саргаеп беткән хатын үлгәнче сандык төбендә саклады, – ди Мөхлисә апа.
 
Ул өчпочмаклы хатта: “Зәкия, балалар, бөтен авырлык синең өстеңдә калды инде. Ачуланма, язарга вакыт юк. Бу юлларны да каен кәүсәсенә терәлеп кенә язам. Сугышлар каты бара, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында утка керергә торабыз. Муеныбызга кәфенлекләребезне тактык инде, үлем бик янәшә атлый. Бәхил булыгыз! Кечкенә Мөхлисә кызым, исән калуымны син телә инде! Бәлки, синең теләгең кабул булыр... ” дигән сүзләр була. Тик аларга кабат туып-үскән җирләрен, туганнарын күрергә насыйп булмый.
 
– Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, бик күп чаралар оештырылды, сугыш турында яңа фактлар ачылды. Исән калган сугыш һәм тыл ветераннары аерым игътибарга лаек булды. Һәммәсе дә бик күп хәтирәләрен яңартты. Быел оныгым Диана апрель аенда Интернет челтәрендәге бер сайттан бабасы белән абзыйсының кайда күмелүе турында кызыклы мәгълүмат эзләп тапты. Бу безнең өчен искиткеч табыш, болытлы көндә кояш чыккан кебек булды. Әй, сөендек инде, чөнки бүгенгесе көнгә кадәр якыннарыбызның кайда җирләнгәнен белми идек, – ди Мөхлисә апа, сабыйларча шатланып.
 
– Әтиле-уллы Габдрахмановларның Ржевск янындагы Сухуша исемле поселокта, күмәк каберлектә җирләнгән булуын белдек. Әлеге мәгълүматлар 2009 елда хәрби архивтан алынган дип язылган иде. Алар фашистлар Мәскәүгә һөҗүм иткән вакытта “Ржевск иттарткычына ” эләгеп һәлак булганнар, ди язмам герое.
 
Зилә Мөдәррисова, автор фотосы
Теманың дәвамын “Заман сулышы” газетының 58 нче номер саныннан укый аласыз. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus