Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорск ТОСлары республиканың их яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре

Шушы көннәрдә шәһәребездә эшләп килүче биш территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсен (ТОС) Казанга чакырып бүләкләделәр. Алар – республиканың иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе конкурсы җиңүчеләре.


ТОСлар бездә барлыгы – унөчәү, инде ун еллап уңышлы гына эшләп киләләр. Бервакыт авылдан шалтыратып, ТОС нәрсә соң ул, дип сораганнар иде. Авыл апасына шәһәрдә халык күп бит, барлык кешене дә колачлап бетереп булмый, ә менә микрорайоннарга бүлеп карасаң, эш күпкә җиңеләя, ТОС хезмәткәрләре үз территориясендә яшәүче халык белән турыдан-туры эшли, дип аңлаттым.

Аларның халкы аз дип әйтеп булмый, әлбәттә. Мәсәлән, шәһәрнең Тукай, Куйбышев, Заварыкин, Менделеев урамнарын, Камышлы тирәсен колачлаган 7 нче 

ТОСка алты меңләп кеше туры килә. ТОС хезмәткәрләренә һәр кеше белән уртак тел табып, аларның гозерләрен тыңлап, хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Моңардан тыш, ветераннар, өлкәннәр, балалар белән эшлиләр, ишегалды бәйрәмнәре, төрле хезмәтләр белән очрашулар, бәйрәмнәр оештыралар. Мондый территориаль үзидарәләр республиканың шактый күп шәһәрләрендә бар.
 
Безнекеләр беренчеләрдән булып оешып, кирәкле оешма булуларын раслап өлгерделәр инде. Менә быел республика буенча игълан ителгән конкурста да берьюлы җиде ТОС катнашырга булган. Шуның бишесе призлы урын алуга ирешкән, алар – 6, 7, 8, 10, 11 нче ТОСлар.
 
– Безнең ТОСлар үзләренең ел әйләнәсе башкарган эшләрен республика күләмендә яктыртып, җиңүгә иреште. Шунысы шатлык: республикабыз территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең эшчән­леген  күреп югары бәя бирә, аларның үсешен күтәрүдә ярдәм итә, – ди шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова.
 
Һәр ТОСка алган урынына карап, билгеле бер күләмдә акча биреләчәк. Монысы аеруча куандыра, чөнки ТОСлар матди кыенлыклар кичерәләр, төрле бәйрәмнәр үткәргәндә, спонсорлар эзләп йөрергә мәҗбүр иделәр.
 
– Бәйгедә җиңеп алган акчаларны алар киләчәктә үз тер­ри­торияләрен яхшырту өчен кулланачак. Җиңүчеләрне котлыйм һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Республика җитәкчелегенә ТОСларны үстерүдә игътибары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, – ди Гөлфирә Мәҗитовна.
 
Зилә Мөдәррисова 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus