Зәйдә фермалар төзекләндерелә
Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында ремонт эшләре дәвам итә. 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән Поручик терлекчелек комплексында исә төзекләндерү эшләре тәмамлануга бара. Калганнарында да ремонт эшләре маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак.