Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БДИны көзен дә тапшырып була

Сентябрь-октябрь айларында бер төркем укучылар бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыра алачак. Быелдан гамәлгә кергән үзгәрешләр егет-кызларга мәҗбүри предметлардан тагын бер тапкыр үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирә.

Укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирү турында инде узган елда ук сүз чыккан иде. Моның өчен ил буенча махсус үзәкләр челтәрен ачу нияте белдерелде. Бу планнар өлешчә гамәлгә дә ашырыла башлады. Күп тапкыр булмаса да, быелдан укучыларга имтиханны кабат тапшырып карарга рөхсәт иттеләр.

Урта гомумбелем бирү программасы буенча дәүләт йомгак аттестациясен үткәрү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2015 елның көзендә имтиханны БДИга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаган, ике мәҗбүри предмет буенча да минималь баллны туплый алмаган яки өстәмә вакытта тапшырып янә бер предметтан начар нәтиҗә күрсәткән, шулай ук математика һәм рус теле нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала.

Көзен имтихан тапшырыга теләгән укучыларга төбәк мәгариф идарәләре тарафыннан билгеләнгән теркәлү урыннарына гариза тапшырырга кирәк. Моның өчен 25 августтан 12 августка кадәр вакыт бирелә.

Өстәмә имтихан бирү көннәре:

26 сентябрьдә (шимбә) – математика (база дәрәҗә), математика (профиль дәрәҗә);

29 сентябрь (сишәмбе) – рус теле,

9 октябрь (җомга) – математика (база дәрәҗә), математика (профиль дәрәҗә), рус теле.

Искәртеп узабыз, агымдагы елда БДИда 18 156 чыгырылыш сыйныф укучысы катнашты. Мәҗбүри имтиханнырдан тыш, иң күп укучылар җыйган имтиханнар алдагы еллардагы кебек үк – җәмгыять белемен тапшырырга 8 427 укучы килгән, биологиядән үз белемен 3 025 кеше тикшергән, химияне 2 339 егет-кыз сайлаган.

Татарстанда быел 10 фәннән (информатика, биология, җәмгыять белеме һәм француз теленнән кала) БДИ буенча уртача балл, былтыргы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, югарырак. Физикадан күрсәткечләр 6,92, немец теленнән 11,32, рус әдәбиятыннан 5,04, географиядән 2,63 баллга югарырак.

Мәҗбүри булган математика һәм рус теле имтиханнар нәтиҗәләренә килгәндә, бу предметлар буенча мәктәпне тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе әллә ни үсмәгән. Күрсәткечләр 1-3 баллга гына югарырак. Мәгълүм булганча, быел укучыларыбыз беренче тапкыр база дәрәҗәдәге математика имтиханын тапшырды. Уртача нәтиҗәләр – 4,03 балл (5 баллы система буенча).

Шул ук вакытта БДИны начар тапшыручылар исәбе арткан. Профиль математикадан минималь баллны гына җыючылар 6,36%ка күбрәк булган, база математика буенча “икеле” алучылар 2,64 % - 221 кеше булган.

 

Гүзәл Насыйбуллина.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47333.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus