Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
 
Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән мәртәбәле делегация килгән иде: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре.
 
WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште.
 
«Мин барыгызны да сәламләвемә шатмын, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без барыбыз да актив рәвештә үсәбез. Шунысын да аңларга кирәк: мондый чараларда катнашу өчен барлык илләрнең дә ресурслары җитәрлек түгел. Без Казанда 2019 елгы WorldSkills ярышларына килергә һәм катнашырга теләгәннәргә финанс ярдәме күрсәтергә әзер».
 
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, WSC-2019 Казанда уздыру – аның күптәнге хыялы. «Зинһар өчен, миңа күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иттегез», - диде ул.
 
Тәкъдим итүдә башка катнашучылар үз чыгышларында Казанның бик зур халыкара ярышларны уңышлы уздыруына игътибарны юнәлттеләр, шулардан - Универсиада-2013 һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты.
 
Ике турда тавыш бирделәр, 57 илдән килгән делегат үз фикерен белдерде. Беренче раунд йомгаклары буенча бер шәһәр дә 29 тавыш җыймады – җиңүчене билгеләү өчен кирәкле сан: Казан - 28, Париж - 24, Шарлеруа - 5.
 
Кабат тавыш биргәндә Шарлеруа исемлектән төшеп калды. Казан өчен 31 делегат тавыш бирде, Париж өчен - 26.
 
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә шул хакта шәрехләнә.
 
Татар-информ

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus