Машина тәрәзәсеннән чүп ыргытсаң 5 - 10 мең штраф түләтергә мөмкиннәр
Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин, кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан инде.
– Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, – ди канун проектын әзерләгән депутат. – Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы – барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк.

Депутат фикеренчә, чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеген дә кертергә кирәк. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. "Хәзер аны федераль дәрәҗәдә куллану кирәк, – ди проект авторы.
– Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә җәзага тартып булыр иде".