Ташкабак + чөгендер
Әлеге салат винегретны хәтерләтә. 1,5 әр кг ташкабак һәм чөгендер, 1 кг суган, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 2-3 лавр яфрагы.
Ташкабак һәм чөгендерне вак шакмаклап, суганны боҗралап турарга һәм аш серкәсе, тоз, лавр яфрагы өстәргә. Барысын бергә болгатып, 30 минут томалап пешерергә. Банкаларга тутырып, капкач капларга һәм юрган белән төреп тотарга.