Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәнзаман Баттал вафат

Яңа гына редакциягә язучы-сатирик, публицист Фәнзаман Батталның үлүе турында хәбәр килеп иреште.

Бүген иртәнге унда йөрәк авыруыннан Фәнзаман ага вафат булган. Бу хакта безгә шул мизгелдә аның өендә булган кеше шалтыратып әйтте.

Соңгы арада Фәнзаман ага “Шәһри Казан” газетасына да публицистик мәкаләләр язгалый, сатирик хикәяләре дә урын ала иде.

Урыны оҗмахта булсын!
 
Википедиядән
 
Фәнзаман Баттал 1939 елның 16 февралендә элекке Минзәлә районында «кулак», «халык дошманы» һәм дин әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан игенче гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипкә тугыз яшь тулган
 
1948 елда аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗамәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.
 
Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша.
 
1958—1960 елларда Украинаның Хмельницки, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.
 
1961— 1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый, 1967 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972—1983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.
 
1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993—1997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була. 1997 елдан — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

http://matbugat.ru/news/?id=12297

Фото: www.azatliq.org

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus