Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ташландык җир паркка әверелде

Мин быел безнең тирәдә шулхәтле эш башкарырлар, дип башыма да китермәгән идем, – ди Габделхак абый Нуриев. – Әле монда паркка хәтле ясап яталар. Имеш, бораулаучылар ясый. Югары күллек тирәсендәге йортта яши ул.

– Бу җирләр шулхәтле ташландык иде. Һава суларга чыккач та, мин монда түгел, ә медсанчасть тирәсендә йөри идем, – ди.
Куана инде, аларның йортларына юл аша гына күл, ә күл кырыенда парк ясап яталар. Бу эшләрне “Татбурнефть» нең “Бурение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара булып чыкты. Чын-чынлап ташландык хәлдәге җирләр бүген заманча парк төсенә кереп бара. Баштан барлык агач, куакларны кисеп, чистарттылар, хәзер плитә түшәү эшләрен төгәлләп киләләр. Плитә җәелмәгән урынга үлән чәчтеләр, хәзер ул борын төртеп килә. Әле шушы көннәрдә генә агачлар утырттылар, барысы да миләш агачлары. 
 
Хәзер «Яшьлек» стадионы яныннан бу якка таба килүчеләр юлларын күл буйлап дәвам итә ала. Баштан медсанчасть тирәли “Лениногорскнефть” идарәсе үзенең 70 еллыгы уңаеннан шәһәрлеләр өчен төзекләндерелгән бик матур җирдән әкрен генә атлап барырга була. Элек уңайлы юл кискен генә өзелә иде, хәзер исә юл аша чыгасың да – Бораулаучылар паркы белән хозурланасың, рәхим ит, утырып ял итәргә дә була. Шунда яшәүчеләр кая хәтлерәк шулай матурайтырлар икән, дип озак баш ватты.
 
Төзекләндереп баручы эшчеләр Менделеев урамы, 35 нче йорт янына җитте дә, ярым түгәрәк ясап, паркның шунда төгәлләнгәнен белдереп куйды. Проект буенча шунда хәтле генә каралган, дип аңлатты бер эшче. Тагын бер парк ясарлык урын кала әле анда күл буйлап.
 
Алсу Миңнебаева, автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus