Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Беренче премияләр тапшырылды

Район кырларында урып-җыю эшләре һава торышының бер яңгырлы, бер кояшлы торуына карамастан бөтен куәтенә бара. Инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге культураларны җыеп алуны төгәлләде. Бөртеклеләрдән исә уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итте. Хәзер комбайнчылар эшне арпа басуларында башлады.

- Бу - республика районнары арасында III-IV күрсәткеч. Төп максат булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу, һава торышының һәр уңай мизгеленнән бер генә минутны да әрәм итмичә файдалану. Бу көннәрдә игеннәр торышын күзәтү нияте белән якын-тирә район кырларында булдым, район басулары торышы сөендерә. Һәр эштә ярышып хезмәт кую нәтиҗә бирә. Шуңа да без авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән киңәшеп, комбайнчы-механизаторларны стимуллаштыру традициясен дәвам итәргә булдык. Һәр ун көн саен нинди төр комбайнда эшләвенә карап, норманы үтәүчеләр аерым премияләр белән бүләкләнә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе  Разиф Кәримов, беренче ункөнлеккә нәтиҗә ясау барышында.

Район күләмендә куелган норманы иң беренчеләрдән булып арттырып үтәгән  ике комбайнда эшләүчеләр билгеләнде. Алар - “Зәй” агрофирмасыннан Андрей Митрофанов һәм Артур Сафин. Комбайнчыларга акчалата премияләрне район җитәкчесе тантаналы төстә тапшырды.  Андрей Митрофанов инде озак еллар алдынгылар рәтендә баручы тәҗрибәле механизатор булса, Артур - кече яшьтән әтисе белән ярдәмче булып йөреп туган ягы кырларында чыныгып үскән, әле быел гына  армиядан кайтып үзе зур бер комбайнны иярләүче яшь егет. Андрей Митрофанов “Нью-Холланд”та Сергей Хрулев белән, Ә Артур  абыйсы Айнур Сафин белән Тукано комбайнында эшли. Алар ун көнгә 700 тоннадан артык ашлык суктырган. Комбайнчылар үз звеноларының бердәм, ярдәмчел булуын әйтәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus