Лениногорск кырларында эш гөрли
Район кырларында комбайннарның гөрелтесе тынганы юк, уңай һава торышыннан файдаланып, игенчеләр икмәк җыя.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 30 июль көненә 7 мең 422 гектардан бөртеклеләр һәм бөртекле кузаклылар чабылган.
Барлыгы 11 мең 997 тонна икмәк суктырылган, шул исәптән уҗым арышы – 7 мең 18, уҗым бодае – 3 мең 827, тритикале 1 мең 152 тонна суктырылган.
Уртача уңыш гектарыннан 18 центнер чыга.