Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фидакарь хезмәткәрләр – “Чишмә”нең таянычы

Көннәрнең бер атна чамасы “бозылмыйча” торуы уракка төшкән игенчеләргә бөртекле культураларны урып-җыюда ярыйсы ук алга китәргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 июльгә 9940 га мәйданнан барлыгы 18384 тонна көзге культуралар җыеп алынган. Суктырылган көзге арышның мәйданы 53 %, көзге бодайныкы 70 %, уртача уңыш гектарыннан 19 ц тәшкил итә.

Әлеге күрсәткечләрдә “Чишмә” хуҗалыгының да өлеше бар. Биредә уракка 25 июльдә төшкәннәр. 750 га мәйданда утыртылган бөртекле культураларның 250 се көзге арыш, калганнарын язгы культуралар – бодай, арпа, борчак алып тора. Хуҗалык җитәкчесе Александр Горохов сүзләренчә, көзгеләренең чыгышы язгыларына караганда яхшырак булырга охшый. Бүген алынган уңыш күрсәткечләре уртача 20 ц тәшкил итә.

– Биргәненә шөкер итәбез инде, елына күрә бу күрсәткечләр начар түгел. Ярый әле ашламалар кертергә, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы чараларын күрергә мөмкинлегебез булды һәм бар. Хәзер инде бердәнбер бурыч – вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга, – ди Александр Петрович.

Хуҗалыкта бүген урак өстендә 3 комбайн эшли. Алар белән предприятиенең иң алдынгы, фидакарь хезмәткәрләре идарә итә.

– Техникабыз бар, барысы да югары әзерлектә башкарыла. Бер комбайнны әле күршебез “Урсалы”га да биреп тордык. Белгечләребез җитешле. Безнең хуҗалыкта, гомумән, читтән килгәннәр юк, барысын да Ямаш һәм авыл җирлегенә караган башка торак пунктларда яшәүче белгечләребез башкара. Ашханәбез эшләп тора, – дип сөйләде Александр Горохов.

Рәдифә НОГМАНОВА

Виталий Филюшин, “Чишмә” хуҗалыгы комбайнчысы:

– Уракка төшү һәрвакыт авыл кешесенең өмет-ышанычлары белән бәйле. Шуңа күрә комбайнчы өчен бу зур җаваплылык дияр идем. Аннары, урып-җыю чоры көнне төнгә ялгап эшләсәң дә барыбер бәйрәм шикелле.

Александр Мартынычев, “Чишмә” хуҗалыгы идарәчесе:

– Минем өчен урак өсте эш, эш, һәм тагын бер кат эш ул! Бу кадәр җаваплы чорда эш тукталмасын, өзеклекләр килеп чыкмасын өчен идарәче кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш инде ул.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus