Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фаяз Закиров игенче һөнәрен гомерлеккә үзенә юлдаш иткән

Гәләветдинов фермерлык хуҗалыгы игенчесе Фаяз Закировның комбайн штурвалы артына утыруына быел 45 ел тулды. 
Үз вакытында Иске Арыш авылының данлыклы механизаторы булып итанылган әтисе Рәкыйп аганың һөнәрен мирас итеп алуына һич кенә дә үкенми ул. Ул бу хезмәтне бала вакытыннан ук үз итә. Әтисе янында чуалып йөри-йөри үзенең дә эштә катнашасы килә аның. Һәм бишенче сыйныфларда укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Җәйге ял чорында малай үзен уңай яктан танытып өлгергәнгә, икенче елны да аны хуҗалык җитәкчеләре үзләренә эшкә чакыралар.
 
Ә инде 12 яшендә Фаязга СК-4 комбайнын ышанып тапшыралар. Әнә шулай кече яшьтән үк ул игенчелек серләренә төшенеп үсә. Ә мәктәптән соң иптәшләре белән авыл хуҗалыгы техникаларын яхшырак өйрәнү теләге белән район техник училищесында укый башлый. Шулай итеп Фаяз игенче һөнәрен гомерлеккә үзенә юлдаш итә. Быелгы урып җыю эшләренә дә ул зур хәстәрлек белән килгән.
 
Олы юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшырак булсын диләр бит. Фаяз да иңендә бай тәҗрибәсе булган механизатор Рәиф Фатыйховны үз янына ярдәмче итеп алган. Менә дистә елдан артык инде ул һәр көнне туган авылы Иске Арыштан Крәшен Казысы төбәгенә килеп, күп төрле хуҗалык эшләрендә катнаша. Ә урып-җыю эшләренә ул быел аеруча зур хәстәрлек чаралары күргән. Бу көннәрдә ул 200 гектар мәйданны биләгән арыш басуында киеренке хезмәт куя. ә монда эшне тәмамлагач елның –елында алар күрше-тирә хуҗалыкларга ярдәмгә ашыгалар.
 
Җәй барышында табигать шартлары беркадәр көйсезләнеп китеп, чамадан тыш эссе көннәр башлангач корылык килә икән дип нык борчылган ул. Әмма ходайның рәхмәте белән шифалы яңгырлар явып киткәч, күңелләре күтәрелгән игенченең. Икмәк кенә булсын без аларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә зур югалтуларсыз җыеп алачакбыз ди,–комбайнчы.
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus