Әлмәттә игелекле акция. Килегез, кушылыгыз!
1-2 август көннәрендә «Подари жизнь» волонтерлык хәрәкәте шарлавыклы буаларда («Магнит» гипермаркеты артында, балалар мәйданчыгы белән янәшә) хуҗасыз эт-мәчеләргә хуҗа табу буенча күргәзмә оештыра.
Эт-мәчеләрне үзләренә алган кешеләргә күргәзмә партнерлары бик яхшы бүләкләр әзерләгән.
Программада шулай ук сувенирлар, аквагрим һәм башкаларны сату да күздә тотылган. Килегез, күңелегезгә ошаган көчек яки песи баласы сайлап алыгыз!