Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида яңа парк ачылды

Лениногорскиның  нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонда тантаналы төстә балалар паркы ачылды. Ул - шәһәребез халкына нефтьчеләрнең чираттагы бүләге.


Әлеге районда торак йортлар саны елдан-ел арта барды, шуның белән бергә, кайчандыр ташландык булган җирләр төзекләндерелгән уңайлы урынга әйләнер, дигән ышаныч та ныгыды. 2013 елда монда нефтьчеләр тырышлыгы белән заманча балалар бакчасы барлыкка килде һәм аның янындагы ташландык җирдәге паркны төзекләндерергә кирәк, дигән идея туды. “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовның әлеге инициативасын “Татнефть” Компаниясе җитәкчелеге хуплады. Һәм менә гаилә белән ял итәр өчен барлык мөмкинлеге булган паркның символик ачкычы хезмәт күрсәтүче идарәче оешмага тапшырылды.


Озак көтелгән объектны ачу тантанасында “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татнефть” җәмгыятенең профсоюз комитеты һәм Норвегиянең нефть һәм газ профсоюзы вәкилләре – мактаулы кунаклар булды. Тантанага җыелган халыкны сәламләп, Рафаил Сәитович нефтьчеләр бүләк иткән паркның, чыннан да, бик кирәк булуын билгеләп үтте. Микрорайонда яшәүче генә түгел, шәһәр балаларына ялларын күңелле итеп үткәрергә менә, дигән парк барлыкка килде. Ә сабыйларның бу бүләккә шат булуы әллә кайдан күренеп тора. Төрле яшьтәге малай һәм кызлар таучык һәм лабиринтларны “штурмга алды”, волейбол уйнады, спорт тренажерларында төрле күнегүләр ясады, зур курчаклар белән фотога төште.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus