Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Исерек йөртүчеләргә җәза кырыслана

Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хәзер җинаять җаваплылыгына тарту карала. РФ Җинаять кодексына шул хактагы төзәтмәләр көченә керде. 
 
Транспорт чарасы белән кабат исерек килеш идарә иткән өчен җәза кырыслана. Мондый кагыйдә бозучыга 200-300 мең сум күләмендә (яисә хезмәт хакы я булмаса гаепле кешенең бер елдан ике елга кадәр чорда бүтән кереме күләмендә) штраф яки ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итү яный. 
Моннан тыш, салмыш хәлдә машинада җилдерергә яратучыларга мәҗбүри эш җәзасы да бирелергә мөмкин. Моның өстенә, барлык бу очракларда да машина йөртүче өч елга кадәр срокка   билгеле бер вазыйфаларны  биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы.
Болардан тыш, 1 июльдән тагын бер үзгәреш гамәлгә керә. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелсә, әлеге фаҗигадә гаепле  йөртүчегә карата ике елдан җиде елга кадәр срокка иректән мәхрүм ителү һәм өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яисә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы кулланылачак. Әгәр авариядә ике һәм аннан күбрәк кеше һәлак булса, гаепле йөртүче ике елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә һәм  билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан өч елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. 
2014 елда  Татарстан территориясендә исерек йөртүчеләр  455 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, анда 73 кеше һәлак булды һәм 686 кеше җәрәхәтләнде. Агымдагы елның биш аенда  исерекләр гаебе белән 123 авария булды, нәтиҗәдә 29 кеше үлде, 154 кеше имгәнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus