Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшьләр үз бәйрәмнәрен спорт белән билгеләп үтте

Район үзәгендә төрледән-төрле спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге чаралар Бөтенроссия яшьләр көненә һәм Олимпия көненә багышлап оештырылды.

 

 

Көннең эссе булуы да куркытмады “Алинә” универсаль спорт залы янына районның барлык авылларыннан диярлек көч сынашырга җыелган егет һәм кызларны.

Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Гүзәлия Галиева белән сөйләшеп киттек.

–Мин волейбол, баскетбол уйнарга яратам. Спорт белән шөгыльләнү бит күтәренке рух бирә, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә,–ди ул.

Егет-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев сәламләделәр, бәйрәмнәр белән котлап, ярышларда  әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләделәр.

Спорт бәйгеләрендә 14-35 яшьлек йөздән артык кеше катнашты. Алар сикерде дә, йөгерде дә, туп та чөйде. Энергияле яшьләребезнең һәрберсе беренче булырга омтылды. Ә җиңүне иң җитезләр, өлгерләр, булдыклылар яулады.

 Ераклыкка сикерүдә Алсу Галләмова (Базарлы Матак), Роман Туманов (гимназия) аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Җиңел атлетика бәйгесендә 100 һәм 2000 метр арага йөгерүдә Николай Абасев (Иске Матак), Раил Исхаков (агрокөллият), Оксана Белова (…), Алинә Гафурова (…) иң җитезләре булдылар.

Пляж волейболында  Базарлы Матак егетләре Роман Туманов һәм Алмаз Игъламов командасы беренчелекне алды. Стритбол  (аны урам баскетболы дип тә атыйлар) бәйгесендә Руслан Баянов, Айрат Гаязов, Альберт Зиннәтуллин командасы җиңде. Алар шулай ук Базарлы Матак егетләре.

Кич белән исә “Колос” кинотеатры каршында район мәдәният бүлеге тематик дискотека үткәрде. Ул “Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый” дигән фильм белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотекасы төн уртасына кадәр дәвам итте. Яшьләребез рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм мәйданын кыздырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus