Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бик сагындым сине, туган Әлки як

…Корбан гаетенә Татар Мулла авылы мәчетенә җыелган ир-атлар (алар арасында читтән кайтучылар да күп иде) быелдан да соңга калмыйча зират тирәсен тотарга иде, дигән сүзне әйттеләр. Халыктан акча җыюны авылда яшәүче Гыйматдинов Фәриткә йөклиләр. Шунда ук кайберәүләр үзләреннән өлеш кертеп, акча бирәләр. Көзге туңнарда зиратны чистарту буенча өмәләр дә үткәрелә. Кыскасы, эш башланып китә.
 
 
Әмма авыл кырыендагы зиратның коймаларын алыштыру бик күп чыгымнар сорый, халык җыйган сумма гына һич җитәрлек булмый. Шунда авылдашларына Әлмәттә яшәүче Фәрит Шакиров ярдәм кулы суза: ул, эшне тиз тотып, кирәкле материалларын да кайтарта, эшчеләр алып килеп, зиратның тирә-ягын бик матур зәңгәр тимер рәшәткәләр белән тоттырып та куя. Әмма берничә дистә метр арада әлегә иске коймалар торып кала, анысын халыктан җыйган  акчага  эшләтергә булалар.
–Авылыбызда бүгенге көндә нигездә картлар гына гомер итә. Аларның мондый эшкә көчләре җитми, билгеле. Шуңа күрә без читтә яшәүче авылдашларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Менә шунда авыл көне үткәрү турында фикер туды,–дип сөйли Фәрит Гыйматдинов.
Әйтергә генә ансат. Татар Мулласы – тарихы озын, данлы булса да, дөресен әйтик, бетү ягына бара торган авылларыбызның берсе, биредә туып-үскән егет-кызлар күптән читкә таралган. Бик күп нәселләрнең кайтып дога кылырлык нигез ташлары да сакланмаган. Әмма Фәритнең теләген иң якыннары – гаиләсе, сеңелләре күтәреп ала. Ике-өч ай әзерләнеп, тиешле кешеләр белән сөйләшеп, район хакимиятеннән рөхсәт алып, Гыйматдиновлар 6 июньгә авыл көнен билгелиләр. Күп тырышлык куярга туры килә аларга. Авылның тәмле сулы чишмә башын чистартып, кунак кабул итәрлек ясап куялар. Төрле якларга хәбәр тараталар. Казанда яшәүче Гыйматдинов Рөстәм абыйлары, әлеге дә баягы Фәрит әфәнде Шакиров ярдәме, әмма нигездә үз тырышлыклары белән бөтен әзерлек мәшәкатьләрен ерып чыгалар.
–Бәйрәм иртәсендә ничек дулкынланганыбызны белсәң! Кайтырлармы авылдашлар, барысы да әйбәт булырмы, дип бик борчылдык. Рәхмәт авылыбыз көнен күтәреп алучыларга, кайтып, сагынуларын бастырган, авылыбызны бер генә көн булса да җанландырып киткән егет-кызларыбызга,–диләр апалы-сеңелле Халидә белән Гөлсинә Гыйматдиновлар (кыз чактагы фамилияләре).
Бәйрәм 6 июньдә, төштән соң башланып китте. Зур казанда хәләл сарык итеннән пылау пешә, табаларда коймак чыжылдый, ә озын өстәлләргә кунаклар күчтәнәчләрен тезә.
 
 
Кайтасы-киләсе кеше җыелып беткәч, Халидә белән Гөлсинә кулларына микрофон алдылар. Халидә сүзен Коръән сурәсе белән башлады, оныгы Халик Әхмәтов, аны дәвам итеп, шулай ук берничә сурә укыды. Микрофон бер дә буш тормады: Рөстәм ага Гыйматдинов, Фәрит Камалов, Сафия апа Кәримова, Фәрбизә апа Сәгъдиева, Фәрит Шакиров, Наил Нуретдинов, Сания апа Гыйматдинова һәм башкалар авылдашларын шушы эчкерсез очрашу белән котладылар, оештыручыларга җылы сүзләрен әйттеләр. Ә Мәдинә Насыйбуллина, Клара Гайсина, Талия Сәхиева җырлап та бирделәр, Фәрит Шакиров гармунда уйнады. Район мәдәният йортында  эшләүче Рифат Садыйков та матур җырларын бүләк итте.
Бик күңелле, эчкерсез очрашу булды бу: килгән бер кунакны гөрләшеп каршы алдылар, яшьлек дусларын танып сөенделәр, өлкәннәрне яратып, сагынып кочакка ук алдылар. Ә хуҗалар кунакларны пылау, чишмә суыннан чәй белән сыйладылар.
Бераз акча да җыелды очрашуда. Аларны зират тирәсен тотып бетерүгә, әгәр артса, мәчетне төзекләндерүгә тотарга килештеләр. Авылдашларның сөйләшер сүзләре бик күп икән, очрашу озак дәвам итте. Киләсе елга да оештырыгыз әле, кайтыр идек, бик сагынабыз бит авылны диеште кунаклар. Кем белә, бәлки, быелгы башлангыч дәвамлы булыр?…

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus