Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бер күрешү – үзе бер гомер

Каргада инде традициягә кереп баручы "Авыл бәйрәме"нә ерак араларны якын итеп якташларыбыз, кардәшләребез кайткан иде. 
 
Авылыбызда узган барлык чаралар хәер-дога белән башлана. Биредә дә беренче булып сүз Карга авылы имамы Ирек хәзрәткә бирелде. Аның фатыйхасыннан соң шушы авылда туып үскән депутатыбыз, бу бәйрәмне оештыручы Фоат Вәлиев, аннан район җитәкчесе Александр Никошин, Карга авыл җирлеге башлыгы  Рамил Минһаҗев авылдашларны бәйрәм белән котлап, матур ял итүләрен теләделәр. Милли киемле кызларыбыз, борынгыдан килгән гадәт буенча, ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән  барлык кайткан кунакларны, авылдашларны каршы алдылар, мәйдандагы халыкны сыйладылар.
Җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче юмор осталары Ядкәр белән Таһир авыл бәйрәмен җырлап та, биеп тә, сөйләп тә җанландырып алып бардылар.
Мондый бәйрәмнәрдә гадәттә авылның иң уңганнары, тормышында иң истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтүчеләре ачыклана. Бу юлы да "Авылның иң өлкән кешеләре", "Лаеклы ялга чыгучылар", "Яңа туган балалар", "Юбилярлар", "Иңгә-иң куеп күп еллар бергә яшәүче гаиләләр", "Яшь гаиләләр", "Яхшы укучылар", "Армия сафларында хезмәт итеп кайтучы егетләр", "Яңа өйгә керүчеләр" номинацияләре буенча бик күп каргалылар сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Һәр номинация җиңүчеләрен бүләкләү көчле алкышлар, җылы сүзләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Барлык өлкәннәребез мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында кунак булдылар.
Мәйданда уен-ярышлар да кызганнан-кызды. Милли көрәшкә, гер күтәрүчеләргә, биек колгага менүчеләргә, кул көрәштерүчеләргә игътибар аеруча зур булды. Чабыштан кайтучы атларны да халык түземсезлек белән көтеп, ярату һәм соклану белән каршы алды. 
Мәйданда оештырылган төрле күңелле уен-ярышларда катнашучыларның да исәбе-хисабы булмады.
Безнең Карга авылы халкы хезмәт сөючән, тырыш, уңган. Авыл бәйрәмендә авылдашлар күңелле итеп ял да итә белүләрен, тапкырлык-зирәклекләрен, көчле һәм җитез булуларын тагын бер кат исбатладылар. 
Айсылу
Кәримова,
 китапханәче.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus